Экономика / 13.06.2026 12:05

Республиканың аерым АЗСларында ясалма ажиотаж булмасын өчен ягулык сатуга вакытлыча лимитлар кертелде

Рөстәм Миңнеханов «иң игътибарлы рәвештә» республика кулланучыларын ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Кичә БПЛА атакасына дучар булган Түбән Камага эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе ягулык-энергетика комплексының тотрыклы эшен тәэмин итү буенча штаб утырышын үткәрде. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның аерым автозаправка станцияләрендә ягулык сатып алуга чиратлар теркәлгән.

Шул ук вакытта, Рәиснең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ясалма ажиотажны булдырмау һәм тотрыклы ситуацияне тәэмин итү өчен техник эшләр алып барыла, шуның аркасында аерым АЗСларга ягулык сатуга вакытлы лимитлар кертелде. Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов тиешле күрсәтмә бирде.