Экономика / 15.06.2026 06:13
Чаллы мәйданында Актаныш дәрәҗәсе: якташыбыз Азат Габдрәшитов икенче ел рәттән абсолют батыр калды

Яр Чаллы шәһәрендә узган Сабантуй–2026 милли бәйрәме актанышлылар өчен аеруча зур сөенеч һәм горурлык хисләре уятты. Якташыбыз, Актаныш районының Татар Суыксуы авылында туып-үскән танылган көрәшче Азат Габдрәшитов, мәйданның иң дәрәҗәле титулын яулап, икенче ел рәттән бәйрәмнең абсолют батыры исеменә лаек булды.

Финалның хәлиткеч алышында Азат үзенең бик көчле һәм сыналган көндәше Эльдар Хәмитовны җиңеп, хәрәкәтләренең төгәллеген һәм келәмдә чын лидер икәнен тагын бер кат исбатлады.

Мәйдан батырына — лаеклы бүләк

Традиция буенча, Чаллы шәһәре җитәкчелеге исеменнән бәйрәмнең абсолют батырына зур бүләкләр тапшырылды. Бу юлы Азат Габдрәшитовка өр-яңа LADA Vesta автомобиле ачкычлары һәм батырлык символы булган традицион тәкә бүләк иттеләр.

Искәртеп узабыз: якташыбыз Чаллы мәйданында инде икенче ел рәттән үзенең өстенлеген раслый. Узган 2025 елгы Сабантуйда да ул абсолют батыр калды. Ул чагында җиңүчегә «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлык зур Soueast S07 кроссоверы һәм шулай ук тәкә тапшырылды. Югары нәтиҗәләрнең мондый тотрыклылыгы көрәшчебезнең какшамас ихтыяры һәм спортка тугрылыгы турында сөйли.

Чын чемпион һәм яшьләр өчен үрнәк

Азат Габдрәшитов — спорт дөньясында зур уңышларга ирешкән данлыклы шәхес. Ул:

  • БРИКС уеннары җиңүчесе;

  • Көрәш буенча дөнья чемпионы;

  • Россия чемпионы;

  • Милли көрәш буенча спорт мастеры.

Туган ягы горурлана!

Без, Актаныш халкы, якташыбыз Азат Габдрәшитовның бу олы уңышы белән чын күңелдән горурланабыз! Ул — районыбыз данын бөтен республикага, Россиягә һәм чит илләргә танытучы һәм яшь буын өчен чын үрнәк спортчыбыз.

Азатка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа биек үрләр һәм келәмнәрдә тик җиңүләр генә телибез! Сезнең уңышлар халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә һәрвакыт зур этәргеч булсын!

Римма Мөхәммәтҗанова фотосы