Казанда полиция хезмәткәрләре күпкатлы йорт подъездында мәчене мәсхәрәләгән ир-атны эзли. Социаль челтәрләрдә шул мизгелләр сурәтләнгән видео таралган.
Видео авторы әйтүенчә, ир-ат башта мәчене кыйнаган, шуннан 15нче кат баскычыннан типкәләп төшергән, ахырда урамга чыгарып ыргыткан.
Интернетта шушы видеога тап булган бер хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, «Юдино» полиция бүлегендә әлеге очракка бәйле тикшерү үткәрелә. Аның йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителәчәк.