Что нового / 15.05.2026 04:01

Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бу елның беренче Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Программада:

  • Зур концерт;
  • Милли көрәш ярышлары;
  • Спорт һәм күңел ачу уеннары;
  • Мастер-класслар.

Татар халкының традицион бәйрәме 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Теги: