Что нового / 26.05.2026 09:54
Тукай районында «Битлек» театр фестиваленә йомгак ясалды

Яңа поселогы мәдәният йортында тамашачыларны һәм сәнгать сөючеләрне бергә җыйган VIII районкүләм «Битлек» театр фестиваленең ябылу тантанасы узды. Районның иң талантлы һәвәскәр артистларын, режиссёрларын һәм танылган мәдәният эшлеклеләрен берләштергән бу бәйрәм чын сәнгать тантанасына әверелде.

Театр бәйрәменә авыл үзешчәннәре, артистлар һәм сәхнәгә иҗади сулыш өрүче режиссёрлар җыелды. Тантаналы чарада Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев та катнашты.

Бәйрәм берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Күңел кылларын кагырлык иң гүзәл җырларын тамашачыларга Хәят, Илзирә һәм Айсылу Сәйфуллина бүләк итте.

Алга таба сәхнәгә дәрт өстәп, үзләренең энергетикасы белән барлык залны сокландырган «Ритм» балалар бию коллективы чыгыш ясады.

Бу бәйрәм районыбыз авылларында нинди зур талант ияләре яшәвен тагын бер кат исбатлады. Район башлыгы Камил Нәҗмиев үз чыгышында үзешчәннәргә югары бәя бирде. Ул үз эшләренә бирелгән, тамашачыга олы куанычлар бүләк иткән барлык һәвәскәр артистларга, режиссёрларга һәм оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Аларга иҗади илһам, яңа уңышлар һәм тугры тамашачылар теләп, мондый театр фестивален районда үткәрүне олы куаныч һәм зур горурлык дип ассызыклады.

Профессиональ бәя бирү һәм йомгак ясау өчен сәхнә түренә мәртәбәле жюри әгъзалары күтәрелде. Быел катнашучыларның осталыгын Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Зөләйха Минһаҗева һәм Рәсим Мөхәммәтҗанов бәяләде. Алар авыл үзешчәннәренә үзләренең олы соклануларын һәм хөрмәтләрен белдерделәр.

Ниһаять, иң дулкынландыргыч минутлар килеп җитте һәм фестиваль җиңүчеләре игълан ителде. Балалар коллективлары арасында VIII район театр фестивалендә уңышлы катнашканнары өчен Иске Абдул авыл мәдәният йортының «Хыял» балалар театр коллективы (җитәкчесе — Кәүсәрия Мөгыйновна), Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Алчәчәк» балалар театр коллективы (җитәкчесе — Әлмирә Гыйльфанова) һәм Иштирәк авыл мәдәният йортының «Тамчы» үрнәк театр коллективы (җитәкчесе — Гүзәл Һадиева) дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук Круглое Поле поселогы «Юность» күпфункцияле үзәгенең «Хыял» һәвәскәр театр берләшмәсенә дә фестивальдә катнашу дипломы тапшырылды. Катнашучыларны район башлыгы Камил Нәҗмиев шәхсән үзе котлады һәм иҗат юлында яңа үрләр теләде.

Махсус номинацияләрдә исә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә «Ситса туй» спектакле белән Теләнче-Тамак авыл мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театр коллективы ия булды. «Ел гәүдәләнеше» номинациясендә Иштирәк авыл мәдәният йортының «Яшел эшләпә» театр коллективы катнашучысы Гөлсинә Жиляева җиңү яулады.

Соклану уяткан «Иң яхшы иҗади дуэт» номинациясе исә Теләнче-Тамак авыл мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театр коллективы артистлары Эльвина Әхмәтшина белән Руслан Гыйбадуллинга тапшырылды. Бу зур бәйрәм районда театр сәнгатенә кызыксынуның елдан-ел артуын тагын бер кат раслады.

Менә ул — тамашачының җанын тетрәткән, һәркемне сүзсез калдырган иң дулкынландыргыч минутлар. Зал эченә сыйган халык, үз сулышын үзе ишетмәслек булып, тирән тынлыкка чумды. Берәү дә күзен сәхнәдән ала алмый, йөрәкләр аеруча еш тибә… VIII район театр фестивале үзенең иң югары ноктасына — төп җиңүчеләрне игълан итү сәгатенә аяк басты!

Быелгы «Битлек» фестиваленең иҗат дәрте белән сугарылган һәр тамашасы сәхнә түрен яулады, ә иң үрге баскычларга менү бәхете түбәндәге коллективларга елмайды.

Үзенең кабатланмас таланты белән тамашачы күңелен әсир иткән Калмаш авылы мәдәният йортының «Чаткылар» театраль коллективы (режиссёры Рәйхәнә Шадаева), Ш. Хөсәеновның «Пар аккош» спектакле белән абруйлы III урынга лаек дип табылды.

Татар театр сәнгатенең тирәнлеген җиткерә алган Күзкәй авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры (режиссёры Ринат Бәдретдинов) «Тамырлар» спектакле белән югары II урынны яулап, тамашачыларның кайнар дәрте белән алкышланды.

Мәдәният дөньясында үзенчәлекле эз калдырган Түбән Суыксу авылы мәдәният йортының «Нур» театры (режиссёры Рамил Вадигуллин) «Әлепле артистлары» тамашасы аша күрсәткән осталыгы өчен мактаулы I урынга лаек булды һәм җиңүчеләр сафын башлап җибәрде.

Әмма иң зур дулкынлану, чын мәгънәсендә күз яшьләре аралаш шатлык мизгелләре алда икән әле! Район башлыгы Камил Нәҗмиев сәхнәгә күчмә кубокны алып чыккач, зал тагын да ныграк тынды. VIII район театр фестиваленең абсолют җиңүчесе — Гран-При иясе дип Яңа Бүләк мәдәният йортының «Нур» үзешчән халык театры игълан ителде! Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча куелган әлеге спектакль һәр йөрәкнең иң нечкә кылларын чиртеп үтте. Театрның режиссёры Дилбәр Гыймазетдинова, бу җиңүне бөтенләй көтмәгәнлектән, бәхеттән елап җибәрде. Бу күз яшьләрендә — айлар буе түгелгән иҗат хезмәте, хисләр ташкыны һәм халыкның олы мәхәббәте чагыла иде. Коллективка 100 000 сум акчалата премия дә тапшырылды.

«Бүген безнең тормышта онытылмаслык тарихи көн! Без Гран-При ияләре. Куанычтан хәтта күз яшьләребезне тыя алмадык!

Бу җиңү — очраклы түгел, бу — дистәләрчә еллар буена салынган хезмәт нәтиҗәсе. Быел Яңа Бүләктә иҗат итә башлавыбызга — 40 ел, ә авылыбыз мәдәният йортының яңа бинасына — 50 ел тула! Бөтен чараларыбызны шушы олуг датага багышлыйбыз. Кайсы гына төбәккә барсак та, без һәрвакыт горурланып: «Без — Тукайлылар, без — бөек Илһам Шакиров туган яктан!» — дип әйтәбез.

1998 елдан бирле һәр ел саен сәхнәгә яңа әсәр чыгарабыз. Нәкъ менә безнең театрда төп состав дистәләрчә еллар бердәм, стабиль булып эшли — бу безнең иң зур байлыгыбыз!

Планнарыбыз зурдан: откан акчабызга театрыбыз өчен бик кирәкле сәхнә утлары һәм прожекторлар алырга ниятләдек. Бу киләчәктә сәхнәбезне тагын да ямьләндереп, тамашачыларыбызны яңа утлар аша куандырырга ярдәм итәр!

Хезмәтебезне югары бәяләгән жюри әгъзаларына һәм районыбыз җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Театр — ул тормыш! Раббым, шушы театр дөньясында яшәргә, иҗат итәргә һәм яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп итсен безгә!» — дип урташты безнең белән «Нур» театры режиссёры Дилбәр Гыймазетдинова.

Театр — ул тормышның үзе кебек үк серле, тирән һәм кабатланмас дөнья. Бу кичә тагын бер кат исбатлады: сәхнә биеклеге — ул бары тик рухларында сәнгать уты кабынган, фидакарь йөрәкле кешеләргә генә буйсына. Район театр фестивалендә зур җиңүләр яулаган, тамашачының җанын тетрәтеп, күңелләренә нур өләшкән һәр коллектив — мәдәниятебезнең чын җәүһәрләре! Бу сәяхәттә катнашкан һәм таҗ туплаган һәр театрга, һәр артистка чиксез рәхмәт. Сез тудырган мизгелләр — тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылачак. Театр яшәгәндә — халыкның рухы яши, теле һәм мәдәнияте балкый. Җиңүчеләребезгә яңа иҗади пар канатлар, түземлек һәм чиксез илһам телибез! Сәхнә утыгыз беркайчан да сүнмәсен, театр — ул мәңгелек бәйрәм!

ФОТОРЕПОРТАЖ