Казанда читтән килеп өйләнешүчеләр арткан: яшь парлар туй үткәрү өчен безгә махсус килә.
Башкалабызның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина әйтүенчә, шәһәр күркәмлеге, тантананы төрлечә, төрле мәйданчыкларда үткәрү мөмкинлеге белән гашыйкларны үзенә җәлеп итә. «Никахлашу өчен безгә нибары 1 көнгә киләләр. Без рәхәтләнеп барысын да кабул итәбез һәм төрлечә – татар туе, милли туй, төрле телләрдә, хәтта инглиз телендә туй оештырабыз», – ди ул.
ЗАГС идарәсе башлыгы искәртеп үткәнчә, тантана уздыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга кирәк. Анда уздыру вакытын, урынын сайлап алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, республикада инде өченче ел рәттән никахлашучылар саны арту күзәтелә. Узган ел бездә 24,1 мең пар никахлашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.