Татарстан 2025-2026 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасы финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр рәтенә керде.
Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Россия мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, Татарстан Республикасы 269 җиңүче һәм призер белән илдә дүртенче урынны алган.
«Олимпиада финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр исемлеген Мәскәү җитәкләде (1 972 кеше). Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (578 кеше), өченчедә – Санкт-Петербург (344 кеше). Шулай ук бу күрсәткеч буенча лидер төбәкләр исәбенә Татарстан Республикасы да керде (269 кеше)», – диде Сергей Кравцов «РИА Новости»га биргән интервьюсында.
Министр билгеләп үткәнчә, елдан-ел Бөтенроссия укучылар олимпиадасы географиясе киңәя һәм Россия төбәкләрен колачлый бара.