В Стране / 17.02.2026 05:45

Таиландның Пхукет утравындагы кунакханәдә лифт “егылып” төшү сәбәпле, Россиядән килгән алты туристка зыян килгән.

Бу хакта “Российская газета” Mash телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза. Бу хәл туристларны нык җәлеп итүче Ката пляжындагы Tuana Hotels Casa Del Sol отелендә килеп чыккан.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, лифт беренче каттан бишенче катка менгәндә кинәт аска ыргылган. Кабинасы беренче каттан түбәнгәрәк барып төшкән. Лифтта Россиядән алты турист: өлкәнрәк яшьтәге дүрт кеше, 16 яшьлек үсмер кыз һәм 8 яшьлек кыз бала булган.

Барысы да нык җәрәхәтләнгән-имгәнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Пхукет хакимиятләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.