Татарстан ил күләмендә февральдә куллану кредиты күләме буенча беренче бишлеккә эләккән. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, республикада әлеге күрсәткеч 197,1 мең сум тәшкил иткән.
Куллану кредиты күләме буенча безне Мәскәү (297,8 мең сум), Санкт-Петербург (252,4 мең сум) һәм Мәскәү өлкәсе (228,5 мең сум) уздырган. Беренче бишлектә Төмән өлкәсе (192,4 мең сум) дә бар.
Ил күләмендә февральдә куллану кредитының уртача күләме 167,2 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 21,5 процентка күбрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.