Человек и Закон / 20.05.2026 10:16

ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров ЛХРда Татарстан карамагындагы шәһәрләрдә булдылар. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.

«Рубежный шәһәрендә делегация ашыгыч ярдәм станциясен карады. Республика ярдәме белән монда пациентларны кайнар аш белән тәэмин итүче ашханә төзекләндерелде. Эшләрнең алдагы этаплары турында сөйләшүләр булды. Көнгә берничә тапкыр фронт сызыгына чыгучы фельдшерлар белән аралаштылар. Шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Евгений Шаталин белән элеккеге Пионерлар йортын карадылар. Аның базасында заманча яшьләр үзәге һәм музей мәйданчыгы булдыруны планлаштырабыз. Мондый проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзербез.

Лисичанск шәһәрендә мэр Эдуард Сахненко һәм ЛХР Төзелеш министрлыгы вәкилләре белән бергә су һәм җылылык белән тәэмин итүне торгызу мәсьәләләрен тикшерделәр. Төп бурыч – зыян күргән йортларны капиталь ремонтлау, якынча 100 объектны торгызуны төгәлләргә кирәк.

Луганск Халык Республикасындагы эшебез – төзелеш кенә түгел, ә яңа тормышны, өметне һәм шәһәрләрнең киләчәген торгызу. Татарстан һәрвакыт янәшә, бергәләп авырлыкларны җиңүгә әзер!» – дип Рөстәм Миңнеханов.

Теги: