Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты тәмамланды.
Ярышларда 1700гә якын конкурсант катнашты, шуларның 600гә якыны «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә катнашты. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында 35 белем бирү оешмасы базасында узды. Чарада 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе буенча ярышлар булды. Конкурсантларның эшен 661 эксперт бәяләде, ә мәйданчыкларда 620 волонтёр эшләде. Яңа компетенцияләр арасында «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Реклама белгече», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник‑протезист» булган.
«Абилимпикс» төбәк чемпионаты быел киң масштабта узды, минемчә, бик уңышлы узды. Татарстан Республикасы вәкилләре чемпионатның «Техник-протезист» кебек яңа компетенцияләренә дә кушыла алды, алар катнашучылар өчен бик кызыклы һәм кирәкле булып чыкты», – дип сөйләде Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова.
Ярышлар белән беррәттән 13 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Мөмкинлекләр фестивале» дә узды: республиканың 12 муниципаль берәмлегендәге 13 махсуслаштырылган «Абилимпикс» компетенция үзәге базасында үсешләрендә авыр, күпсанлы яки менталь тайпылышлар булган 500дән артык кеше катнашты. Моннан тыш, Татарстанда беренче мәртәбә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» уздырылды. 4 муниципаль берәмлектәге 5 мәгариф оешмасы мәйданчыкларында 250дән артык бала 19 компетенция буенча уен формасында көч сынашты.
«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясендә җиңгән Виктория Бокова бәйгедә катнашудан алдан хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Мин чемпионатта беренче тапкыр катнашам. Озак һәм тырышып әзерләндем: модульләрне һәм төрле биремнәрне үтәдем. Барысы да килеп чыкты һәм мин җиңүче булуыма бик шатмын. Чемпионатта катнашу миңа ышаныч һәм алга таба үсәргә, бер урында тормаска омтылыш бирә. Белгечлегем буенча үсешемдә минем остазым зур роль уйный», – дип сөйләде ул.