Что нового / 01.06.2026 09:45

Бүген, 1 июньдә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» республика проектының яңа сезонына старт бирде.

Платформаны һәм җәйге вакыйгалар программасын эшләтеп җибәрү турында ул «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге оештырган «Татарстанда җәй» балачак фестивалендә игълан итте.

Яңа сезонда платформа республиканың барлык 45 муниципаль районында чаралар программасын берләштерәчәк. Республика халкы һәм кунаклары төрле форматтагы чаралар – музыкаль фестивальләр, концертлар, лекцияләр, экологик акцияләр, спорт ярышлары, гаилә бәйрәмнәре, мастер-класслар һәм башка турында leto.tatar сайтыннан белә ала.

Теги: