Июль аенда Татарстанда күренекле язучы Ркаил Зәйдулла әсәрләре мотивлары буенча «Абага чәчәге» нәфис фильмы төшерелә башлый.
Фильмның режиссёры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә
Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелер дип планлаштырыла.
Төп рольдә төшәчәк артистлар билгеле икән, ләкин режиссёр белән продюсер әлегә аларның исемнәрен сер итеп саклый.
29 май көнне «Татаркино»да икенче пландагы рольләр өчен кастинг узачак. Артистларны кинорежиссёр Салават Юзеев продюсер Миләүшә Айтуганова һәм кастинг-директор Ирек Хафизов белән бергә сайлаячак.
40-50 яшьләр арасындагы зифа буйлы хатын-кыз, урта буйлы ир-ат (татар телле), шулай ук, 30-40 яшьләр арасындагы төз гәүдәле элегант ир-ат (рус телле) сайланачак. Барысының да театрда һәм кинода тәҗрибәсе булуы шарт. 40-70 яшьләрдәге ир-ат һәм хатын-кызлар өчен дә төрле рольләр бар.