Җырчы Анна Асти үзенең «По барам» җырына татарча язылган каверны кулланган өчен суд аша 400 мең сум компенсация алды.
«Super»га «Rusprofile» контрагентларны тикшерү сервисыннан алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, дәгъваны җырчының «Феникс Мьюзик» музыкаль лейблы биргән, дип яза «Татар-информ». Алар популяр видеопорталдан һәм кавер урнаштырылган каналның администраторы Сабина Алиевадан авторлык хокукларын бозган өчен бер миллион сум таләп иткән.
Сүз Стас Ярушин алып барган «Музлофт-Тур» проекты турында бара. Шоуның бер чыгарылышында Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева «По барам» җырын татарча башкарган. Ярушинның үзе әйтүенчә, артист ягыннан дәгъва аңа көтелмәгән хәл булган һәм шок тудырган.
«Rusprofile»да басылып чыккан материалларга караганда, дәгъвачы әйтүенчә, җаваплы затлар җыр текстын тәрҗемә итү, аны тарату һәм аудиовизуаль контент составында куллану аша җырның эксклюзив хокукларын бозган.
Башта җаваплы затлар арасында Стас Ярушин да булган, ләкин соңрак ул, видеосервис хуҗасы кебек үк, җаваплылыктан котыла алган. Шул ук вакытта Сабина Алиева бозу фактын таныган, ләкин дәгъва ителгән компенсация суммасының югары булуын әйткән. Нәтиҗәдә, суд түләүне 400 мең сумга кадәр киметкән. Моннан тыш, аңа 22 мең сум дәүләт пошлинасы түләттерелгән.