image
В Мире / 26.04.2026 06:12

2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга 13 кандидат билгеләнгән иде. Шулай итеп, 2026 ел лауреатлары:

«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.

Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Тиешле Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.