2026 елның маенда Татарстанда һава торышы гадәти кысалардан чыкмаячак.
Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, ай дәвамында температура да, явым-төшем дә климат нормаларына якын булачак.
Белгечләр фаразлавынча, Казанда уртача айлык температура +14,1 градус тирәсе көтелә, ә республика буенча бу күрсәткеч +13,6 градус тәшкил итәчәк. Димәк, быел май ае ни артык эссе, ни артык салкын булмас дип көтелә.
Яңгырлар да гадәти күләмдә булачак. Казанда айлык явым-төшем нормасы — якынча 38 мм, ә Татарстан буенча — 41 мм. Синоптиклар бу күрсәткечләрнең дә күпьеллык уртача дәрәҗәдән тайпылмавын билгели.
Шулай итеп, быелгы май табигать сюрпризларсыз узарга охшаган: кискен суыту да, аномаль эсселек тә көтелми. Әмма язгы һава торышының үзгәрүчән булуын онытмаска кирәк — кояшлы көннәрне кыска вакытлы яңгырлар алыштырырга мөмкин.
Алдагы көннәрдә һава торышының ничек үзгәрәчәген безнең яңалыкларда күзәтеп барыгыз.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.