Июньнең өченче якшәмбесе – Медицина хезмәткәрләре көне бәйрәм ителә. Башкортстан журналистлары остазы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Низаевның тормыш иптәше булган Сәмига Фарухшина гомерен ортопедия өлкәсенә багышлаган олуг шәхес. Бүген аның файдалы киңәшләрен, үгет-нәсыйхат сүзләрен «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәсебез килә.
Бар гомерен медицинага багышлаган медицина өлкәсе йолдызы, стоматолог-ортопед Сәмига Низаева киңәшләре Чакмагыш телевидениесендә күрсәтелгән «Саулыгым – байлыгым» тапшыруында да яңгырады:
- Тормыш иминлеге, гомер озынлыгы, сәламәтлек – гаилә татулыгына бәйле факторлар. Аны без үзебезнең яшәү рәвеше белән исбатларга тиеш.
- Иң мөһиме: күңел чисталыгы һәм тормышны ярату, зарарлы гадәтләрдән баш тарту – саулык нигезенең төп ташы.
- Кулдан килгәнчә табигать белән бербөтен булып яшәргә мотлак.
- Һәр иртәмне җиңелчә гимнастика һәм сап-салкын су коенудан башлап җибәрәм.
- Безнең организм да 80 процент судан тора. Су – иң көчле дару, дип саныйм медицина күзлегеннән. Салкын су коена башлап, туктаган кешеләр дә күп. Я булмаса башлап җибәреп тә туктыйлар. Минем киңәшем: салкын су белән коена башлагач – туктамаска гына кирәк һәм әлбәттә, чирләрмен дигән уйларны алып ташларга уй-фикерегездән. Һава торышына карамыйча, елның фасылларын, температураның нинди булуларын исәпкә алмыйча эш итегез бу очракта. Кем әйтмешли: «У природы нет плохой погоды». Бер-ике чиләк салкын су белән коену организмның иммун системасын ныгыта. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, җиңелчә авыра башлаганда да салкын су белән коенудан туктаганым юк. Моның нәтиҗәсе: салкын тию, грипп ише чирләр белән авырганым да юк. Кайчан авырганым да истә түгел.
- Ә җәй көннәрендә ямьле чишмә буйларына барып, тере чишмә сулары белән коенсаң – үзе бер хозурлык һәм рәхәтлек. Менә шулай бу шөгыльне сез дә үз итегез һәм шифасын күрегез.
- Тешләрегез авыра калса – иң яхшысы өй шартларында прополис төнәтмәсе белән мамык. Ул авыртуны тиз арада басачак.
- Тешләрегезне көненә ике тапкыр тазарту да хуп гамәл.
- Елына ике тапкыр тешләрегезне теш табибына күрсәтегез, бу үзгә бер диспансеризация дә булачак.
- Тешләрне төрле косметик ысуллар белән агартырга да тырышмагыз, тешләрегез саулыгы какшаячак.
- Саулыгым – байлыгым, дип гомер итегез!
«Җәмгыятькә, Башкортстанның Чакмагыш районы халкына кирәкле булып яшәвемнән гомерем буена үземне бәхетле итеп тоям. Үткәннәрдә үкенү юк, якты булыр алда киләчәгебез, дигән өметтә, иман белән килсен көннәр, дип теләп яшәп яткан бер мәл. Ялкынлы яшьлек еллары, яраткан сыйныфташлар, курсташлар, халкыбызның сәламәтлеге сагында үткән фидакяр хезмәт еллары артта калса да… Күпсанлы дусларым, хезмәттәшләр, туган-тумача, күрше-күлән хәл-әхвәл белешеп, тормыш-көнкүреш белән кызыксынып, изге теләктәшлектә торалар. Эшләгән вакытта, хезмәт чорымда – гади халык мәнфәгатен яклап, саклап эшләдем. Ул еллардан Чакмагыш районы һәм, гомумән, Башкортстан стоматология хезмәте тарихына – «Сәмига чоры» дип дан таратулары һәм ихлас рәхмәт сүзләре калды. Шуңа күрә, гомеремнең узган елларын эчке бер канәгатьлелек хисләре белән искә алам. Барыбыз да сәламәт булып, исән-сау булыйк», – дип белдерде Сәмига Шәйхи кызы «Интертат» хәбәрчесенә.