Йомырка калҗасын чистартылмаган көнбагыш маенда әзерләү хуҗабикәләрнең бик зур хатасы булып тора. Гастроэнтеролог Диләрә Лебедева үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская газета».
«Исле май, кыздырганда, вакытыннан алда картаюга, ялкынсынуларга, кан тамырлары авыруларына һәм шикәр чиренә китерердәй матдәләр бүлеп чыгара», – дип билгеләп үткән табиб.
Аның әйтүенчә, мондый үсемлек мае 107 градуслы температурада яна башлый, һәм анда Омега-6 күп.
«Омега-6 хроник ялкынсынуга китерә. Ә бу исә калкансыман бизгә, эстроген, прогестерон гормоннарына бик нык «сугуны» аңлата», – дип язган табиб.
Белгеч шулай ук кукуруз, рапс, җитен һәм зәйтүн майларын кыздырмаска киңәш иткән. Аның әйтүенчә, кыздыру өчен иң әйбәт майлар – читартылган үсемлек мае, кокос мае, каз-үрдәк майлары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.