image
В Стране / 18.06.2026 01:00
Ләбиб Леронның «Ир хакы» китабын тәкъдим итүдә: «Кыюлыгың өчен рәхмәт»

Безнең «Татмедиа»да әдәби өлкәдә дә үзләрен сынамаган, каләм тибрәтмәгән матубгат әһелләре һәм журналистлар юктыр, мөгаен. Һәркайсыбыз күңелендәгесен кәгазь битенә төшерәдер. Шулай да нинди олпат татар язучылары янында янында эшләгәнебезне нәкъ китап тәкъдим итү чаралары аша тоябыз. Күптән түгел танылган әдип Ләбиб Леронның «Ир хакы» китабы чыкты.

Иң башта билгеләп үтик, китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән. Гомумән, нәшрият эше Рөстәм Галиуллин җитәкчелегендә нык активлашты, төрледән-төрле чаралар еш кына булып тора. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова да нәшрият хезмәтенә, китапларга пиары да сизелә.

«Ир хакы» дип аталган Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Леронның җыентыгына автобиографик эссе, тормыш чатаклыкларын сурәтләгән бәян, хикәяләр һәм авторның һәр татар укучысы өчен кадерле булган каләм ияләре белән бәйле хатирәләре туплап бирелгән. Ләбиб абыйның «Татмедиа»ның «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире булуын әйтеп тормасам да беләсез инде.

Әдәби рухиятле чара «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да узды. Җәй көннәре булуга карамастан, халык күп иде. Кем әйтмешли, «алма төшәрлек тә урын юк иде». Леронның күпсанлы каләмдәшләре, иҗатташ дуслары монда иде.

Рабит Батулла: «Дөрес язмаган бит! Ул бит минем остазым»

Иҗат эшенә бирелгәннәр, шуннан ямь-тәм табып яшәгәннәр, рухи байлык өләшүчеләр халкы күңеленнән урын ала. Һәр буын үз талантларын тудыра. Әлегесе көнне дә «Татмедиа» мөхәрриятләрендә шундый шәхесләребез хезмәт куя. Ләбиб Лерон – исә бу күренешнең ачыктан-ачык бер мисалы. Әле кайчандыр Лерон, Имамовлар, Корбаннар плеядасы булды, дип сөйләнер дә ул! Бер бинада эшләнелде, көн саен диярлек күрешеп йөрелде, дигәндәй.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе Рабит Батулла:

«Ләбиб, мин 8 трамвай, 6 троллейбуска утырып – әллә кайларга җитеп, Котып урамнарына китеп килеп җиттем. Казанның әллә кайсы җирләреннән әйләндем бит! Китапта хөрмәтле остазыма Рабит абыйга, дип язылган. Дөрес язмаган бит! Ул бит минем остазым. Баскычны әйләндереп куярга кирәк. Гел сүгәр өчен генә чакыра торган орган бар иде, ул да булса ОБКОМ… ОБКОМга чакыру килә икән, димәк Батулла сүгәчәкләре билгеле көн кебек ачык. Шуңа күрә хатын кесәгә тыгып акча биреп җибәрү гадәте бар иде. Андагы буфетта тавык, тиз эри торган каһвә, сервелат колбасасы бар һәм икенче шарт – Һиндстан чәе булганлыгын белә. Шуларны алып кайтырга куша. Шуннан сүгелгәннән соң, мин буфетка керәм: бөтенесен төяп китәм. Шуннан хәләл җефетем тагы үгетли башлый Совет идеологиясенә каршы тагы берәр сүз әйт, азык-төлек бетте бит!

Нәрсәгә мин боларны сөйлим: ул чорда минем турыда уңай мәкалә язып булмый иде. Ә берәү язды һәм ул бүген сезнең каршыгызда тора. Мәкалә генә дә түгел, фәнни нигездә эзләнүчәнлек белән язып чыкты ул аны. Һәм заманына күрә зур батырлык – ул мәкаләне матбугатта бастырып чыгарды. Мин аңа гомерем буена рәхмәт сүзләре белдердем. Шуңа да бүген мин килдем: чөнки яшь язучының картаеп барган прозаик хакында язуы табигый булмаган хәл иде. Ләбиб, кыюлыгың өчен рәхмәт», – дип сөйләп үтте ул.

«Ир хакы» якынайтыр Казан белән Буа арасын тагы да!

Ләбиб абыйның кыюлыгын исбатлаган тагы бер күренеш бар. Данлыклы Татарстанның халык артисты Раил Садриев белән күңелсез хәлләр булган чакта да Лерон аның янына барган, социаль челтәрләр аркылы борчулы мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдерде. Исегезгә төшерик, театр эшлеклесенә хөкем карары яный иде.

Раил Садриев та иҗатташ дустын китап туе белән котлады:

«Ләбиб китабын әлегә укымаганмын. Укыган кешеләр җыелып Буага кайтыгыз, мин сый-хөрмәтләрне үзем әзерләрмен. Шушы китапның туен бездә дә үткәрергә тәкъдим итәм. Ләбибнең кешелеклек сыйфатларына килгәндә, син иң югары баскычларга үрләгән шәхесләрнең берсе. Менә мин сиңа бу сыйфатларыңа Парижда соклана башлаган идём. Шактый гына илләрдә бергә йөреп кайттык. Нинди генә хәлләрдә дә син чын дус һәм терәк була беләсең. Шундый булып, безгә маяк булып кал. Синең драматургия буенча иҗат итүеңә дә без бик шат», – дип бәян итте ул.

Шулай ук китапны тәкъдим итүдә хәтсез еллар Апас редакциясен җитәкләгән, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Гүзәл Хилавиева да бар иде:

«Әлеге китапны Ләбиб абыйдан автограф куйдырып алдым. Китап укырга бик нык яратам. Ләбиб Леронның язган язган әсәрләрен болай да укып барам. Бәйрәм шундый матур булды, эчтәлекле үтте. Язучылар, шагыйрьләр, әдипләр һәм гомумән күпме атаклы кешеләр белән очраштык, сөйләштек. Менә шундый җылы хисләр тудыра торган чын китапка мәдхия бәйрәмен тамаша кылдык», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Яшь каләмдәшләренә остаз ул

Ләбиб абыйның эшчәнлеге «Яңа исем» иҗат лабораториясендә язучылык һәм шагыйрьлек серләренә төшенгән яшьләр белән дә тыгыз бәйле. Әлеге лаборатория Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла.

Әйтергә кирәк, мәсәлән журналистлар династиясе вәкиле булган Ихтыяр Кыямовның да әдәби иҗатта күтәрелеше, яңа үрләр яулавында Ләбиб Леронның да өлеше бәяләп бетергесез. «Яңа исем»дә Ләбиб Лерон Кыямовның остазы булып тора. Бүген Ихтыяр – «Безнең мирас»та мөхәррир вазифасында хезмәт куя. Ул да китап тәкъдим итүдә остазының шатлыгын уртаклашырга төшкән иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да үзенең чыгышында әлеге проект «Идел» республика яшьләре журналында башлануын әйтеп китте. Элек, журнал һәм газета редакцияләре каршында әдәби мәктәпләр, яшь хәбәрчеләр өчен түгәрәкләр эшләгән бит, бу лаборатория дә – шул эшнең лаеклы дәвамы!

Актаныш төбәгенең данлыклы улы

Актанышта гел шундый сүз йөри инде ул: «Мөслим белән бергәләп Ләбиб Леронны бүлешәбез». Әйе шул, булачак әдипнең әтисе Мөслимнеке, булачак әдип шул якта туган. Балачагы исә Актаныш районының Олыимән авылында үткән. Бу якларның сулары шулкадәр шифалымы соң, дигән сорау да кайвакыт туа?! Шулай ук шушы авылда танылган шагыйрә, Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә мактаулы хезмәт куючы Таңчулпан Әхмәтованың да балачак еллары узган. Аннары шул ук үзебезчә, Киров яклары, дип йөрткән Актанышның бу җирлегеннән ТР Язучылар берлегенең экс-рәисе Данил Салихов, Алабугадагы «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать көллиятенең театр бүлеге укытучысы Тәҗрия Җәләевалар чыккан.

Ләбиб Лерон якташлары белән «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилеенда

Ничек кенә булмасын, Ләбиб абыйны ике ут күрше районда да бертигез рәвештә ихтирам итәләр. Туган ягы, татар әдәбияты өчен җан атып яшәүче һәм эшләүче шәхес шул. Кызыклы шәхес, чын әдипнең үз исеме дә күпсанлы сораулар уята – Лемон Леронович. Ярый, монысы үзгә бер үзенчәлек кенә, Актаныш хакимиятендә озак еллар эшләгән, бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйткәнчә: «заманында Термос белән Зефир исемнәренә кадәр кушу тенденциясе булган бездә»!

Язучы гомере – йөрәк яме, янып яшәү белән үлчәнә, диләр. Ләбиб Леронның «кызу табадан» төшкән бу китабы да – басма гына түгел, ә тирән фәлсәфи фикер һәм тормышка ихлас мөнәсәбәт символы булып тора. Әдәби әсәрләрендә әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын, кешенең шатлыкларын да, кайгыларын да, хыялларын да, эчке кичерешләрен дә чагылдырып тоемлый белүче Ләбиб абыйга алга таба илһамлы иҗат кына телисе килә.

  • «Әдәби кафе»да Ләбиб Леронның «Ир хакы» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж